Жизнь района
24 Марта 2023, 08:10

Бер авылның тарихы

“Ашкадар” радиосы эфирында районыбызның Кәпәй-Кыбау, Иске Бүздәк, Иске Актау, Күзәй, Канлы-Төркәй авыллары тарихына багышланган исемле тапшырулар эфирга чыга

Бер авылның тарихыБер авылның тарихы
Бер авылның тарихы

27-31 март көннәрендә республиканың “Ашкадар” радиосы эфирында 09.15, 18.15 сәгатьләрдә районыбызның Кәпәй-Кыбау, Иске Бүздәк, Иске Актау, Күзәй, Канлы-Төркәй авыллары тарихына багышланган “Бер авылның тарихы” исемле тапшырулар эфирга чыга. Ул БСТ телеканалы өчен 2010 елда әзерләнгән программаларның аудиоварианты.

Бүздәк районында “Ашкадар” радиосын интернет челтәрендә һәм ФМ 66,68 ешлыкларында тыңларга мөмкин. Шулай ук “Ашкадар” радиосының “ВК”дагы “Ашкадар – моңлы радио” төркемендә (https://vk.com/radioashkadar) “Бер авылның тарихы” тапшыруларының телевизион вариантын карый һәм республика яңалыкларын белә аласыз.

Автор:Люция Дистанова
Читайте нас