Красноярск краенда 32 яшьлек хатын һәм аның өйдәше гаиләсендә коточкыч фаҗига булган. Аның 13 яшьлек улы алты яшьлек энесен пычак белән чәнечкәләп үтергән.
Шул ук вакытта бөтен күршеләр гаиләне имин дип сурәтли. Алар бернинди исәптә тормаган. Тикшерү ачыклаганча, балалар бу вакытта өйдә ялгыз булган.
23 апрель иртәсендә әниләре сеңелләре белән бергә әбисе янына китә һәм йоклаган улларын өйдә калдыра. Өлкән бала уяна да смартфоннан яраткан онлайн-уенын уйный башлый.
Тик виртуаль киңлектә барысы да ул уйлаганча килеп чыкмый. Оттырудан ярсып, ул җиһазларны кыра башлый.
Энесе тавышка уянып, абыйсыннан аш бүлмәсенә кереп кача. Ләкин абыйсы аның әнисенә барысын да сөйләячәген аңлый һәм, пычак алып, малайга унбиш тапкыр чәнчи. Әнисенә ул үзе уянганда энесенең инде үле, ә фатирның җимерелгән булуын сөйләп бирә.
Үсмер гаебен полиция бүлегендә генә таныган.